2020 елның 1-2 ноябрендә «КАИ-Олимп» мәдәни-спорт комплексында һәм «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә 2019-2020 уку елы сезонында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары арасында узган «Мәктәп волейбол лигасы» республика турнирының финал этабы узды.
«Мәктәп волейбол лигасы» проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы патронажы астында гамәлгә ашырыла.
Финал уеннарында зональ этапларда җиңүче егетләр һәм кызлар командалары катнашты. Бүләкләү тантанасында Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.