Татарстанның «Юнармия» командасы быел Россиядә иң яхшы дип табылды

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

«Юнармия» хәрәкәтенең төбәк бүлеге 2020 елгы бөтенроссия смотр-конкурсында җиңүче булды. 

2019 ел белән чагыштырганда, Татарстан «Юнармия»сенең позициясе ике пунктка яхшырды.

Смотр-конкурста барлыгы 60 төбәк катнашты. Аларны 30дан артык юнәлеш буенча, шул исәптән хәрби-патриотик эшчәнлек һәм хәрби-спорт чаралары уздыру буенча, бәяләделәр.

Чара нәтиҗәләре буенча ТР «Юнармия»се 1 089 балл җыйды. Аның артыннан Калуга өлкәсе бүлекчәсе 848 балл белән, ә Ставрополь краеның «Юнармия» командасы 801 балл белән өченче урынны алды.

Иң яхшы ун команда арасына  Мәскәү һәм Вологда өлкәләре, Мәскәү шәһәре, Красноярск крае, Чувашия, Кемерово һәм Ростов өлкәләре бүлекчәләре кергән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International