Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллективы исеменнән Данияр Җәмил улы Мохитовның вакытсыз вафатына бәйле рәвештә авыр кайгыгызны уртаклашабыз.
Данияр Җәмил улы мәгариф системасында 15 ел эшләде, шул исәптән биш ел дәвамында ул Азнакайның физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп җитәкчесе вазифасын башкарды. Ул гадел, ачык, итәгатьле кеше иде һәм бөтен гомерен балаларга багышлады.
Олы кайгыгызны уртаклашып, сабырлык hәм нык булуыгызны телибез!