ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайлау хокукы буенча мәктәп укучылары өчен олимпиада үткәрәчәк

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда "Софиум" сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабын 4 һәм 5 декабрьдә үткәрәчәкләр. Бу хакта карар  Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителде.

Олимпиаданың сайлап алу этабында җәмгыять белеме һәм хокук буенча олимпиадаларда җиңүче яки призер булган 10нчы һәм 11нче сыйныф укучылары катнаша алачак. "Софиум" олимпиадасының финал этабы Мәскәүдә 10 марттан да соңга калмыйча узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International