Бөгелмә укучысы Бөтенроссия иншалар конкурсында җиңүче булды

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Бөгелмә шәһәренең 6 нчы мәктәбе укучысы Ульяна Школьняк 8-9нчы сыйныф укучылары төркемендә Бөтенроссия иншалар конкурсында җиңүче булды.

Сигезенче сыйныф укучысы Ульяна Школьняк – “Мин сөйләрмен сиңа... бабама багышлана...» дигән хикәя авторы.

Конкурсның төбәк этабына Татарстанның 30 муниципаль берәмлегендә 4-11 сыйныф укучыларының төрле жанрдагы 162 иншасы җибәрелде. Йомгаклау этабына Татарстан мәктәп укучыларыннан дүрт инша керде.

Быел иншаларның иң популяр тематик юнәлешләре – «100, 200 ел узгач та, беркем дә онытмас...», «Китап – бер буынның икенчесенә рухи васыятьнамәсе», «Яшәр өчен кояш, ирек һәм кечкенә чәчәк кирәк», «Үсемлекләрне саклап, тормышны саклыйбыз», «Мин тудым, һәм бу бәхетле булу өчен кирәк булган иң мөһим шарт”, "Язучылык – һөнәр түгел, шөгыль дә түгел. Язучы булу –  сәләт ул».

Татарстан укучылары, нигездә, эссе, хикәя, хат, әкият һәм көндәлек кебек инша жанрларын сайладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International