Авыл мәктәпләре укытучылары «Үсеш ноктасы» үзәкләре форумында катнашты

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

«Авылларда һәм кече шәһәрләрдә гомуми белем бирү оешмаларында мәгарифне трансформацияләү векторы» II Бөтенроссия форумы кысаларында мәгариф идарәләре төбәк һәм муниципаль органнары вәкилләре, педагоглар һәм экспертлар, Россия Мәгариф министрлыгының «Үсеш ноктасы» үзәкләре җитәкчеләре авыл җирлегендә һәм кече шәһәрләрдә «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның икенче елы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Форум тәҗрибә уртаклашу һәм алмашу өчен дистанцион мәйданчык булды. Россиянең берничә төбәгеннән укытучылар туры эфирда балалар белән эшләүнең яңа ысулларын һәм технологияләрен кулланып, белем бирүдә проектлы якын килү белән бәйле мастер-класслар уздырды. Свердловск, Мәскәү, Томск, Калининград өлкәләре һәм Ставрополь крае  «Үсеш ноктасы» үзәкләре укучылары үзләренең иң яхшы медиапроектларын тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International