Казан укучылары Бөтенроссия экология диктантына кушылачак

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

15-нче һәм 16-нчы ноябрь көннәрендә Казан укучылары Россиякүләм экологик диктантка кушылачак. Үз экомәдәният дәрәҗәсен онлайн режимда барлык теләүчеләр дә тикшерә алачак.

Бөтенроссия экология диктанты Бөтендөнья калдыкларны икенчел эшкәртү көненә багышланган. Экодиктант ел саен россиялеләрнең экологик белемен арттыру, экологик белемнәрне популярлаштыру максатыннан экодиктант.рус порталында онлайн-форматта һәм оффлайн-мәйданчыкларда уздырыла. Анда Россия Федерациясенең барлык субъектларында яшәүчеләр, шулай ук чит илләрдә яшәүче һәм 12 яшькә җиткән рус телен белгән кешеләр катнаша ала.

Акциядә катнашу өчен алдан ук теркәлергә кирәк. Казанлылар сайтта онлайн-диктант яза алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International