Татарстанда 2021 елда балалар бакчалары төзелешенә 3 млрд сум акча бүлеп биреләчәк

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Татарстанда 2021 елда 2,2 мең урынга исәпләнгән 13 яңа балалар бакчасы төзеләчәк, моның өчен федераль һәм төбәк бюджетларында акча каралган. 

Әлеге чараларга финанслау күләме 2,9 млрд сум тәшкил итә, шуның 1,5 млрд сумы − федераль бюджет акчасы.

Шулай ук 2021 елда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча Казанның Совет районында 1,2 мең һәм 1,5 мең урынга исәпләнгән ике мәктәп ачу планлаштырыла.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап ил Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә гамәлгә ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International