Совет районының 20 нче гимназиясендә Әниләр бәйрәме уңаеннан “Баланы ничек тәрбияләргә” дигән темага конференция булып узды

2013 елның 11 марты, дүшәмбе
Укытучылар һәм әниләр бергәләшеп сөйләшкәч, уртак фикерләр күп җыелды. Гимназия директоры Рәхимә Арсланова фикеренчә, балага мәхәббәтне жәлләмәскә кирәк. “Көненә балага 14 тапкыр кагылырга кирәклеген онытмагыз. Бала белән сөйләшергә вакыт табыгыз, аңа сездән якын кеше югын онытмагыз”,– дип киңәшен бирде.
Биредә 16 ел укытучы булып эшләүче Илсөяр Сәрвәрова үзенең гаиләсе турында сөйләде. “Без гаиләдә 6 кеше. Иң беренчесе – минем әнием”, – дип башлады ул сүзен. Каенанасы турында шулай яратып сөйләве икән. “Әти-әни гаиләдә бер-берен хөр¬мәт итеп яши икән, балалар шул үрнәктә тәрбияләнә”, – ди ул. Димәк, тәрбиянең башы гаиләдә икәненә тагын бер кат инанабыз. Кайчак балаларның тәртипсезлегенә җәмгыятьне, мәктәпне, балалар бакчасын сүгәргә ашыгабыз. Әмма: “Ни чәчсәң – шуны җыярсың”,– дигәндәй, тәрбияне үзебез бирергә кирәклеген онытмыйк, ата-аналар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International