Тукай муниципаль районында иң яхшы китапханәләрне билгеләделәр

2013 елның 11 марты, дүшәмбе
Тукай муниципаль районы хакимиятендә үткән мәдәният хезмәткәрләренең киңәйтелгән киңәшмәсендә "Елның иң яхшы китапханәсе" бәйгесенә йомгак ясалды. Әлеге бәйге китапханәче һөнәренең абруен күтәрү, иң яхшы һәм иҗади эшләүче китапханәчеләрне ачыклауны күздә тота.
Район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Гөлүсә Фахруллинаның әйтүенә караганда, һөнәр осталары китапханәләренең бизәлешен, эшне оештыруга иҗади мөнәсәбәт, китап укучыларның фикерләреннән чыгып билгеләнгән. Шул рәвешле, 2012 ел нәтиҗәләре буенча, "Иң яхшы китапханә" исеменә Бәтке китапханәсе (китапханәчесе Галина Лысанова) һәм Кече Шилнә китапханәсе (китапханәчесе Илсөяр Крапивина) лаек дип табылган. "Мәдәни чаралар үткәрү буенча иң яхшы" дип Күзкәй (Тәнзилә Шәйхнурова) һәм Комсомолец (китапханәчесе Тамара Лобова), "Халыкка иң яхшы китапханә хезмәте күрсәтүче" номинациясендә Круглое Поле һәм Иштирәк китапханәләре (Гөлсинә Габдрахманова һәм Алия Закирова) җиңгән. Аларга махсус дипломнар һәм бүләкләр тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International