"Россия тәрбиячеләре" VIII Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясалды. Конкурс "Россия тәрбиячеләре" Мәктәпкәчә белем бирү һөнәри өлкәсен үстерүгә ярдәм итү бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан Президент грантлары фонды һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе ярдәмендә уздырыла. Конкурста Татарстан Республикасының 20 муниципаль берәмлегеннән 65 педагог катнашты. "Россия тәрбиячеләре" VIII Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында төрле номинацияләрдә 8 педагог һәм җитәкче җиңүче дип табылды.