«Абилимпикс» илкүләм чемпионатында Татарстанны 126 конкурсант – һөнәри осталык бәйгесенең төбәк этабында җиңүчеләр тәкъдим итәчәк. Алар 50 компетенция буенча ярышачак.
Чемпионат нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнә, алар 23-29 ноябрь көннәрендә онлайн-технологияләр кулланып инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча „Абилимпикс“ илкүләм чемпионатында чыгыш ясаячак.
Татарстанда 21 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр «Абилимпикс» республика чемпионаты уза. Анда 14-65 яшьтәге 600гә якын конкурсант катнаша. Ярышлар республиканың белем бирү учреждениеләрендә оештырылган 22 мәйданчыкта 54 компетенция буенча үткәрелә.
Конкурсантларның эшен «Абилимпикс»ның 500дән артык сертификация узган төбәк эксперты бәяли. Моннан тыш, 250дән артык волонтер конкурсантларны озатып йөри һәм ярыш мәйданчыкларында аларга ярдәм күрсәтә.