Түбән Кама укытучысы бөтенроссия онлайн-экспедициясендә җиңгән

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Түбән Кама 37нче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Шандренкова «Минем илем — минем Россия» бөтенроссия онлайн-экспедициясендә җиңү яулаган. 

«Мин сәяхәт итәргә һәм төрле төбәкләрнең һәм илләрнең мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм үзенчәлекләре белән танышырга яратам. Минем өчен кунакчыл һәм күпмилләтле Татарстан Республикасы турында сөйләү, «Минем илем — минем Россия» конкурсы һәм «Россия — мөмкинлекләр иле» платформасы зур проектының бер өлеше булу зур мәртәбә», — ди Надежда Шандренкова.

Проект Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән тормышка ашырылган. Онлайн-экспедиция 24 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр барган һәм Россиянең барлык төбәкләреннән 200 меңнән артык катнашучыны берләштергән. Үз дәресләрен яшь тарихчылар, педагог-новаторлар, дәүләт милли сәясәте өлкәсе белгечләре үткәргән.

«Бүгенге көндә укытучылар классик белем бирү программасы кысаларында дәресләр үткәрү белән генә чикләнми, ә мәктәп укучылары һәм студентлары өчен өстәмә үсеш юлларын эзли», — ди «Россия — мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Алексей Комиссаров. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International