Спас районы мәктәпләрендә туклануны оештыруны тикшерүгә укучыларның әти-әниләрен җәлеп итәләр

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Болгар шәһәренең 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе  укучыларының ата-аналар активы уку йорты ашханәсендә кайнар туклану ничек оештырылуын тикшерде. Рейдта 6б һәм 11а сыйныф укучыларының әтиләре катнашты.

Чакырылган әти-әниләр бирелгән ризыкның тышкы кыяфәтен тикшерделәр, аны ашап карадылар, контроль үлчәү үткәрделәр. Нәтиҗәләр беркетмәгә кертелде.

Ата-аналар контроленең бурычы - мәктәптә азык-төлек блогының торышына, азык-төлекне саклау режимына һәм әзер ризыкларның сыйфатына бәя бирү генә түгел, яңа санитар-эпидемиологик шартларда мәктәптә гомуми туклану эшенең ничек оештырылуын да тикшерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International