9 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр «Дуслык» белем бирү һәм сәламәтләндерү комплексы базасында «Орион» профиль сменасы кысаларында биология, тарих, химия һәм сәнгать (МХК) буенча укыту-тренировка җыеннары уза.
«Орион» сменасында 2020-2021 уку елында Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп этабында җиңүче һәм призер, шулай ук 2019-2020 уку елында Бөтенроссия олимпиадасының региональ һәм йомгаклау этабында призер һәм җиңүче булган 150 дән артык мәктәп укучысы катнаша.
Укучылар өчен дәресләрне Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, шулай ук Казан дәүләт мәдәният институты хезмәткәрләре үткәрә.