Беренче олимпиада 12 ноябрьдә астрономия, туган (мари, удмурт, чуаш, мордва), гарәп һәм төрек телләре буенча, соңгысы - 23 декабрьдә туган теле татар булган мәктәп укучылары арасында татар теле буенча узачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, рус, инглиз телләре һәм математика буенча олимпиадаларда укучылар 4 сыйныфтан, ә тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча 3 сыйныфтан башлап катнаша ала.
Олимпиадада катнашучылар, җиңүчеләр һәм призерлар турында мәгълүмат Татарстан Республикасының бердәм мәгълүмат системасына тапшырылачак.
Олимпиаданың муниципаль этабы 23 декабрьдә тәмамланачак. Шуннан соң 2020-2021 уку елында Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабында катнашучыларның исемнәре билгеле булачак.
2019-2020 уку елында республика һәм бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабында 73 663 укучы катнашты, ә 25 782 җиңүче һәм призер булды.