Россия Мәгариф министрлыгы каршындагы иң масштаблы эксперт советы эшли башлады

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы каршындагы ведомство башлыгы инициативасы белән төзелгән Бөтенроссия эксперт педагоглар советы әгъзалары педагогик хезмәткәрләргә ярдәм чараларын камилләштерүдә төп эш юнәлешләре буенча фикер алыштылар.

Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк билгеләп үткәнчә, Совет алдында мөһим бурычлар тора: Министрлыкның педагогик бергәлек белән хезмәттәшлеге, илдә белем бирү пространствосының бердәмлеген тәэмин итү, Мәгариф министрлыгы проектларына эксперт бәяләмәсе.

Бөтенроссия эксперт педагоглар советы Россия Мәгариф министры инициативасы белән оештырылды. Совет составын билгеләү  бөтен халык алдында ачык тавыш бирү юлы белән узды. Нәтиҗәдә, яңа структурага 168 педагог керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International