17-18 ноябрьдә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Балачак, гаилә һәм тәрбияне өйрәнү институты һәм Россия Мәгариф министрлыгы Академиясе белән берлектә мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең VI Бөтенроссия съездын оештыра. Съездның төп темасы мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру булачак.
Съезд эше алты тематик юнәлеш буенча секцияләр һәм дискуссия мәйданчыклары форматында оештырылачак: «Мәктәпкәчә белем стандарты», «Кечкенә яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм үстерү», «Инклюзив мәктәпкәчә белем бирү», «Киләчәк тәрбиячесе», «Цифрлы чорда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның мәгълүмати киңлеге», «Балалар бакчасы өстенлеге һәм башлангыч мәктәп».
Чаралар «Платформа ММСО.Онлайн»да онлайн-форматта узачак. Аларда 15 000 кеше катнашыр дип көтелә.