Мәскәү дәүләт педагогика университеты Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә балалар ялын һәм сәламәтләндерүен оештыручы оешмалар хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү буенча дистанцион курслар оештыра. Педагоглар, педагог-психологлар, методистлар һәм тәрбиячеләр «Балаларның ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыру шартларында шәхес үсешен психологик яктан тәэмин итү» темасы буенча белем ала алачак.
Дүрт төркем җыю планлаштырыла. Беренче икесе өчен дәресләр 2020 елның 23 ноябреннән 15 декабренә кадәр, өченче һәм дүртенче төркем өчен 2021 елның 18 гыйнварыннан 5 февраленә кадәр узачак. Уку бушлай, нәтиҗәләр буенча билгеләнгән үрнәктәге таныклыклар биреләчәк.