2020 елның 5 ноябрендә Татарстан Республикасы муниципаль районнары педагоглары өчен «Белем бирү сыйфаты: актуаль мәсьәләләр, нәтиҗәле технологияләр һәм инновацияләр» республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференцияне оештыручылар: «Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан 300 дән артык педагог катнашты. Түбән Кама шәһәренең өч мәгариф оешмасы иң яхшы педагогик практикалар тәҗрибәсен трансляцияләү өчен мәйданчыкка әверелде.
Конференциянең максаты: белем бирүнең сыйфатын күтәрү максатында уку-тәрбия процессында инновацияләрне куллану мәсьәләләре буенча нәтиҗәле педагогик технологияләр тарату һәм алмашу өчен бердәм платформа булдыру.
Бурычлар:
Конференция кысаларында заманча мәгарифнең актуаль проблемалары буенча мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр узды. Үз чыгышларында педагоглар яңа механизмнарга, цифрлы технологияләргә, мәгариф һәм фән өлкәсендәге инновацион үзгәртеп коруларга, педагогларның белем бирү эшчәнлегендәге өстенлекле мәсьәләләргә аерым игътибар бирде.
Конференция онлайн-форматта (ZOOM платформасында эшләү юлы белән) узды һәм чарада катнашучылар һәм спикерларның югары бәясен алды.