Мәгариф министрлыгы педагогларны аттестация вакытын озайтырга планлаштыра

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Мәгариф министрлыгы мәктәп педагогларын аттестацияләү вакытын күчерү турында боерык проектын бастырды.

- Килеп туган эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, Мәгариф министрлыгы 2021 елның 1 апреленә кадәр 2020 елның 1 апреленнән 2021 елның 1 февраленә кадәрге аралыкта аттестациясе тәмамланучы педагогларның квалификация категорияләре гамәлдә булу вакытын озайтырга планлаштыра, - дип хәбәр итә ведомство.

Бу укытучыларга квалификация категориясе өчен булган түләүләрне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International