Казан федераль университетында төбәкара фән олимпиадаларының сайлап алу этабы башланды. Аларда 8-11 нче сыйныф укучылары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары катнаша ала.
Олимпиада ике этапта узачак: сайлап алу этабы 1 декабрьгә кадәр читтән торып үткәрелә. Катнашу өчен теркәлү һәм тест узу “Буду студентом” сайтында мөмкин. Йомгаклау этабы 2021 елның 13 гыйнварыннан 8 февраленә кадәр узачак.