«КФУда PROФән» XII сериясе онлайн-форматта узачак

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

16 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр «КФУда PROфән» XII фәнни-популяр проект сериясе узачак. Быел чара киләчәккә, галимнәрнең аны глобаль катаклизмнардан һәм эпидемияләрдән соң ничек күрүенә багышланачак.

«КФУда PROфән » - Казан университеты эшчәнлеген алга җибәрүгә, мәгърифәтчелеккә һәм фәнне популярлаштыруга юнәлтелгән белем бирү интенсивлары сериясе. Бу бер төнгә студент булу һәм alma mater тормышын эчтән белү өчен уникаль мөмкинлек.

"Фән төне"нең тулы программасы белән чараның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Барлык лекцияләрне Казан федераль университетының «ВКонтакте» төркемендә, шулай ук «Универ ТВ» телеканалында карарга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International