НТИ олимпиадасының I сайлап алу этабын уздыру вакыты озайтылды

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Милли технологик инициативаның Түгәрәк хәрәкәте олимпиадасына заявкалар кабул итү вакыты озайтылды. Хәзер олимпиадада катнашу өчен 19 ноябрьгә кадәр теркәлергә мөмкин.

7 ноябрьдән соң теркәлүчеләр өчен I этапта катнашу мөмкин булачак. Химия, география, биология, математика, физика һәм информатика буенча биремнәрне чишү өчен 11 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр ике тәүлек бирелә. Олимпиада 8-11 сыйныф укучылары өчен 28 юнәлеш буенча уза. Катнашу өчен күп дигәндә өч профиль сайларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International