Икенче чиректә Алабуга районының барлык мәктәпләрендә санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәү эше дәвам итә. Бүгенге көндә районда 23 гомуми белем бирү оешмасы эшли.
Көзге каникул чорында район мәктәпләрендә, коронавирус инфекциясе таралуын булдырмас өчен, барлык өслекләрне дезинфекция чаралары белән эшкәрткәннәр, шулай ук генераль җыештыру вакытында вентиляция рәшәткәләрен чистартканнар.
Моның өчен махсус дезинфекцияләү чаралары кулланылган, алар вируслы инфекцияләрдән объектларны зарарсызландыру өчен кулланыла.