Биология укытучылары «Генетика» бүлеге буенча квалификациясен күтәрә алачак

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Республикабызның  биология укытучылары «Генетика» бүлеген өйрәнгәндә укучыларның табигый-фәнни белемен формалаштыру мәсьәләләре буенча квалификациясен күтәрү узачак. Алар өчен 16 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр Мәскәү дәүләт мәгариф сәясәтен һәм мәгълүмати технологияләрне гамәлгә ашыру үзәге квалификация күтәрү программасы буенча укулар оештыра. Ул «Мәгариф» илкүләм проектының «Киләчәк укытучысы» һәм «Заманча мәктәп» федераль проектларын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International