ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында коррупциягә каршы көрәш турында дискуссия узды. Очрашуда катнашучылар студентларны һәм укучыларны борчыган конкрет мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Чара Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан узды. Министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләреннән тыш, анда республика югары уку йортлары вәкилләре, ТР Яшьләр хөкүмәте әгъзалары, яшь педагоглар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Залда утыручылар белән бергә видеоэлемтә аша дискуссиягә республика районнары да кушылды.