А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИда 14 ноябрьдә 13 сәгатьтә Ачык ишекләр көне узачак. Трансляция "ВКонтакте" социаль челтәрендәге рәсми төркемдә (https://vk.com/kaiknitu) һәм YouTube каналында (https://www.youtube.com/c/knitukai) күрсәтеләчәк.
2021 елда укырга кабул итү кагыйдәләрендә җитди үзгәрешләр бар. Абитуриентлар, ата-аналар һәм мәктәп укытучылары сорауларына кабул итү комиссиясе вәкилләре һәм институтлар директорлары җавап бирәчәк.