ЮНЕСКО инициативасы буенча 2002 елдан бирле Халыкара фән көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмгә беренче тапкыр сентябрь аенда Казан федераль университетының Алабуга институты каршында ачылган К.А.Вәлиев исемендәге фәнни коллаборация йорты (ДНК) кушылды. "Россия галимнәре" квестында тәкъдим ителгән унлап фәнни-техник программа буенча ДНКда дәресләргә йөрүче 50 укучы катнашты. Үзәк директоры, гомуми инженерлык әзерлеге кафедрасы мөдире Лилия Латыйпова балаларга Казан университетын тәмамлаган күренекле шәхес академик Камил Вәлиев турында сөйләде.
Уен барышында укучылар биш командага бүленделәр һәм интеллектуаль ярышка кушылдылар. Оештыручылар һәм кураторлар буларак инженер-технология бүлеге студентлары чыгыш ясады.