900 мәктәп һәм 1100 балалар бакчасы чүп-чарны аеру өчен контейнерлар куярга теләк белдергән

2020 елның 13 ноябре, җомга

Татарстанда 900 дән артык мәктәп һәм 1,1 меңгә якын балалар бакчасы чүп-чар һәм батареяларны аерым җыю буенча контейнерлар алырга теләк белдергән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

"Республиканың мәгариф оешмалары чүп-чарны аерым җыю буенча актив эш алып баралар, экологик дәресләр, квестлар, массакүләм табигатьне саклау чаралары һәм акцияләр уздырыла. Мәсәлән, "Чүп-чардан планетаны чистартабыз", "Җир көне", "Бергәләп эшлибез" акцияләре. Безнең мәктәпләр шулай ук токның эшкәртелгән химик чыганакларын аерым туплау, җыю һәм утильләштерүнең республика комплекслы системасын төзү эшенә кушылдылар", - дип сөйләде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы. .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International