Мәгариф министрлыгының урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем алуга кабул итү тәртибен билгели торган боерыгы басылып чыкты. Ул 2021 елның 1 гыйнварыннан 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.
1 марттан да соңга калмыйча мәгариф оешмасы үз сайтында һәм мәгълүмати стендында кабул итү кагыйдәләре, түләүле һәм бюджет урыннарга укырга керүчеләр өчен шартлар, керү сынаулары, белгечлекләр һәм һөнәрләр исемлеге урнаштырырга тиеш.
1 июньнән дә соңга калмыйча һәр белгечлек буенча түләүле һәм бюджет урыннарның гомуми саны бастырылачак. Аппеляцияләрне бирү һәм карау кагыйдәләре, тулай торактагы урыннар саны турында мәгълүмат.
20 июньнән дә соңга калмыйча документлар кабул ителә башлый.
10 августка кадәр - өстәмә кабул итү сынаулары таләп итә торган юнәлешләргә гаризалар кабул итү.
15 августка кадәр - укытуның көндезге формасына документлар кабул итү. (Ул буш урыннар булганда 25 ноябрьгә кадәр озайтыла).