15-нче һәм 16-нчы ноябрь көннәрендә Татарстан укучылары Россиякүләм экологик диктантка кушылачак. Үз экокультура дәрәҗәсен онлайн режимда барлык теләүчеләр дә тикшерә алачак.
Бөтенроссия экология диктанты Бөтендөнья калдыкларны икенчел эшкәртү көненә багышланган. Экодиктант ел саен экодиктант.рус порталында онлайн-форматта һәм россиялеләрнең экологик белемен арттыру, экологик белемнәрне популярлаштыру максатыннан оффлайн-мәйданчыкларда уздырыла. Анда Россия Федерациясенең барлык субъектларында яшәүчеләр, шулай ук чит илләрдә яшәүче һәм 12 яшькә җиткән рус телен белгән кешеләр катнаша ала.
Акциядә катнашу өчен алдан ук теркәлергә кирәк. Татарстанлылар онлайн-диктантны сайтта яза алачак.