Татарстанда WorldSkills төбәк чемпионатында 43 яңа компетенция кертелде

2020 елның 13 ноябре, җомга

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) һөнәри осталык буенча төбәк чемпионатында 43 яңа компетенция кертелде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин сөйләде. Яңа юнәлешләр җитештерү һәм инженерлык технологияләре, хезмәт күрсәтү, транспорт һәм логистика һәм башка  берничә өлкәдә барлыкка килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International