Татарстанда ике ел эчендә «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 19 мәктәптә җиһазлар яңартылган. Бу хакта илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча “Бердәм Россия” төбәк Сәяси советы президиумы утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев хәбәр итте.
«Белем бирү эшчәнлеген бары тик җайлаштырылган программалар буенча гына гамәлгә ашыручы оешмаларда хезмәт остаханәләренең, педагог-психологлар кабинетларының, дефектолог укытучыларның һәм логопедларның матди-техник базасы яңартылды. Яңа җиһазлар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга өстәмә белем бирү өчен дә сатып алынды», - дип сөйләде министр урынбасары.