Татарстанда 110 мәктәп һәм көллияттә цифрлы белем бирү мохите кертелде

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Татарстанда ике ел эчендә 110 белем бирү учреждениесендә "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында  цифрлы белем бирү мохитенең максатчан моделе кертелде. Бу хакта илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча “Бердәм Россия” төбәк политсоветы президиумы утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев хәбәр итте.

С.Андреев сүзләренә караганда, республикада "Мәгариф" илкүләм проектының "Цифрлы белем бирү мохите» проекты гамәлгә ашырыла. "54 мәктәп һәм 56 һөнәри белем бирү оешмасы өчен исәпләү техникасы, программа белән тәэмин итү һәм презентация җиһазлары сатып алынды, алар укучыларга һәм педагогларга цифрлы белем бирү инфраструктурасына керү мөмкинлеген бирә», - дип сөйләде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International