Казан радиомеханика көллиятендә “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионаты старт алды

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

2020 елның 16 ноябреннән 20 ноябренә кадәр Казан радиомеханика көллиятендәге Электроника компетенциясе буенча махсуслаштырылган компетенция үзәге (СЦК) мәйданчыгында 2020/2021 еллар чемпионат циклының әлеге компетенциясе буенча Татарстан Республикасы «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты узачак.

Чемпионатта Казан радиомеханика көллияте һәм Казан энергетика көллиятендә җитди сайлап алулар узган иң яхшы студентлар катнаша. Алар барысы да уңышка омтыла һәм үз компетенцияләрендә иң яхшысы исеме өчен көрәшергә әзер.

Өч көн дәвамында конкурсантлар үзләренең осталыкларын күрсәтәчәкләр: аппарат белән тәэмин итү, ремонтлана торган системаларны программалаштыру һәм төзексезлекләрне эзләү, электрон приборларны ремонтлау һәм үлчәү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International