2020 елның 16-19 ноябрендә Казанда «Хәзерге заман мәгарифе: бурычлар һәм аларның чишелеше» XI Бөтенроссия конференциясе уза. Конференциянең максаты - җитәкчеләрне укыту гына түгел, ачык дискуссияләр өчен мәйданчык булдыру һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар үсешенең төп мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклашу. Чарада мәгариф оешмалары җитәкчеләрен дә, мәгариф өлкәсендә идарәне гамәлгә ашыручы хакимият органнары вәкилләрен дә бертигез дәрәҗәдә дулкынландыручы темалар турында фикер алышачаклар.