Азнакайдагы чыгарылыш укучылары өчен уку йортлары белән таныштыру ярминкәсе узды

2013 елның 12 марты, сишәмбе
Азнакай муниципаль районының мәшгульлек үзәге шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары өчен уку йортлары белән таныштыру ярминкәсе үткәрде. Анда Казан федераль университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, Әлмәт мәгълүмати технологияләр һәм сервис техникумы, Бөгелмә педагогик колледжы, Сарман аграр колледжы һәм башка уку йортлары вәкилләре катнашты.
Белгечләр фикеренчә, безнең илдә 7000 меңнән артык һөнәр бар. Шуны да истә тотарга кирәк, аларның һаман саен яңалары барлыкка килеп, искеләре юкка чыгып тора. Борынгылар: “Үзенең кайсы якка таба йөзгәнен белмәгән кешегә бернинди җил дә юл уңаенда булмый”, - дигән. Моннан чыгып, дөрес сайланган һөнәр – җиңүгә бер адым дип әйтергә була.
Казан дәүләт ветеринария академиясенең механизация кафедрасын җитәкләүче Наил Сафиуллин, Казан дәүләт университетының кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркәтибе Сергей Ионенко билгеләп үтелгән уку йортлары, андагы бүлекләр, кабул итү шартлары белән таныштырып, укучыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International