12-13 ноябрьдә Түбән Кама агросәнәгать көллияте базасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында «Автомобильләрне ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү» компетенциясе буенча республикакүләм һөнәри осталык конкурсы узды.
Конкурста Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан, Нурлаттан 65 яшькә кадәрге инде профессионал булган автомеханиклар, урта махсус уку йортлары студентлары һәм мәктәп укучылары катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча «Автомобильләрне ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү» компетенциясе буенча “Абилимпикс-2020” һөнәри осталык чемпионатының республика этабында җиңүчеләр һәм призёрлар билгеләнде.