Казан энергетика көллиятендә укучылар өчен һөнәри ориентация сменасы узды

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

Казан энергетика көллиятендә көзге каникуллар вакытында “Татэнергосбыт” АҖ хезмәткәрләре балалары һәм Идел буе районының 42 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен “Energy Skills Camp” дигән профориентация лагере узды.

Бу көннәрдә балалар "Җылылык электр станцияләре", "Электр станцияләре, челтәрләр һәм системалар" белгечлекләре буенча махсус үзәктә һөнәри сынаулар уздылар. Алар өчен шулай ук техник инглиз теле курслары, электр куркынычсызлыгы дәресләре, көллият лабораторияләре буенча экскурсияләр үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International