Бүгенге көндә Татарстанда грипп һәм ОРВИ таралу аркасында биш мәктәптәге тугыз сыйныф карантинга ябык. Мәктәп укучылары вакытлыча карантинга озатылды.
Казанның өч мәктәбендә – дүрт, Менделеевск районындагы мәктәптә – тагын дүрт һәм Түбән Кама районындагы мәктәптә бер сыйныф ябылды.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Роспотребнадзор белән берлектә көн саен вазгыятькә мониторинг үткәрә, салкын тидереп авыручылар артуга бәйле рәвештә ничә бала һәм сыйныфның дистанцион белем алуга күчүен күзәтә.
Моннан тыш, Татарстан мәктәпләрендә иртәнге фильтр үткәрелә, сыйныф бүлмәләре даими рәвештә җилләтелә һәм җыештырыла.