16 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстан Республикасының сәләтле балалары өчен “IQ югары лигасы” профильле сменасы кысаларында әдәбият һәм хокук буенча укыту-тренировка җыеннары башланды.
"IQ югары лигасы" сменасында 2020-2021 уку елында мәктәп этабында, шулай ук 2019-2020 уку елында Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль, региональ һәм йомгаклау этапларында җиңүчеләр һәм призёрлар булган 8-11 сыйныф укучылары катнаша.