Бөгелмәдә тагын бер техникум WorldSkills Russia уздыру мәйданчыгы булды

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Бөгелмә машина төзүчләр техникумы WorldSkills Russia уздыру мәйданчыгы булды. 

Техникумында «Прототиплар ясау», «Прототиплар ясау — юниорлар», «Полимеханика һәм автоматлаштыру» дисциплиналары буенча сайлап алу ярышлары оештырылган. Биредә Азнакай, Әлмәт, Алабуга, Яр Чаллы, Казан һәм Бөгелмә вәкилләре көч сынаша.

Катнашучыларга бер компетенциядә детальләрне модельләштерергә, аларны 3Д-принтерда бастырып чыгарырга яки махсус станокларда башкарырга кирәк иде. «Полимеханика һәм автоматлаштыру» берничә биремне үз эченә алган, өстәвенә конкурсантларга токарь һәм фрезер станокларында эшли белү осталыгын күрсәтергә кирәк булды. 

Бөгелмә машина төзүчләр техникумында төбәк чемпионатының беренче этабы сыналган схема буенча узды. Нәтиҗәләр традицион баллар исәпләү системасы буенча ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International