Чирмешән районы үзәгендәге «Ландыш» балалар бакчасы капиталь ремонттан соң ноябрь ахырында ачылачак.
Төзүчеләр тәрәзәләрне алмаштырган, ишекләр урнаштырганнар. Осталар стеналарны шомарткан, бәдрәф һәм ашханә стеналарына плитка ябыштырылган.
Канализация, су үткәргечләр — барысы да яңартылган, сантехника урнаштырылган. Бакча алдында керү юлына брусчатка җәйгәннәр.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә яңа җиһазлар кайткан, тәрәзә пәрдәләре дә, идәнгә паласлар да әзер. Балалар бакчасы коллективы бергәләп җиһаз урнаштыруга керешкән. Өлешчә җиһазлар һәм азык-төлек блогы яңартылган.