Казанның Совет районында иртәгә 182-нче номерлы «Веснушка» балалар бакчасы эшли башлаячак. Бу быел төзелә торган тугыз мәктәпкәчә учреждениенең беренчесе. Азат Аббасов урамы, 41 адресы буенча урнашкан яңа балалар бакчасы 120 урынга исәпләнгән, шул исәптән 2 ясле төркеме.
Быел Казанда 2220 урынлык 9 яңа мәктәпкәчә учреждение төзү планлаштырыла. Ноябрь-декабрьдә алар барысы да тапшырылачак.
Мәктәпкәчә учреждение «Демография» милли проекты кысаларында төзелгән. Анда алты төркемдә 120 бала йөриячәк. 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге нәниләр өчен ике ясле төркем эшләячәк.