Быел Татарстанның йөздән артык юнармиячесе илнең хәрби училищеларына укырга кергән

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Быел Татарстаннан йөздән артык юнармияче Россия хәрби училищеларына укырга кергән, шуларның 20дән артыгы Казан югары танк команда Кызыл байраклы училищесын сайлаган. Оешмада әгъзалык абитуриентларга укырга кергәндә өстәмә 3 балл өсти. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасында “Юнармия” төбәк штабы башлыгы Александр Бородин сөйләде.

«Быел безнең 114 укучыбыз хәрби училищеларга укырга керде. РФ оборона министры боерыгы буенча юнармиячеләргә 3 өстәмә балл өстиләр. Әгәр ГТО тапшырсаң, тагын 3, парашют белән сикерү булса - тагын 2 балл», - дип хәбәр итте спикер. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International