Мамадышның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернатында төзелеш эшләре алып барыла. Тиздән биредә яңа уку корпусы барлыкка киләчәк. Анда спорт, гимнастика һәм тренажер заллары, профориентация кабинеты, актлар залы, медицина блогы һәм йокы корпусы урнашачак.
Бүгенге көндә эшләр 80%ка үтәлгән. Объектны Яңа елга кадәр тапшыру планлаштырыла.