Лениногорск укучысы «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабында җиңүче дип табылды

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Лениногорск политехника көллияте базасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» VI Милли чемпионатының төбәк этабы узды.

«Абилимпикс» ике компетенция буенча үткәрелде: коры төзелеш һәм штукатур эшләре; икътисад һәм бухгалтерлык исәбе.

10 нчы мәктәпнең унберенче сыйныф укучысы Павел Байнов төбәк этабында коры төзелеш һәм штукатур эшләре компетенциясендә катнашты һәм беренче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International