18 ноябрьдә Мәскәү вакыты белән 15:00 сәгатьтә «Россия мәгарифе» федераль порталында туры эфирда атна саен чыгып килүче «Белем бирү мохите» онлайн-программасының яңа чыгарылышы күрсәтеләчәк. Бу атнаның темасы - «Квалификацияне арттыру: укытучыга үз күнекмәләрен камилләштерергә кем һәм ничек ярдәм итә?».
Онлайн-программа трансляциясе «Россия мәгарифе» федераль порталы мәйданчыгында һәм Россия Мәгариф министрлыгының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә күрсәтеләчәк.