Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган 23-29 ноябрьдә узачак «Абилимпикс» VI илкүләм һөнәри осталык чемпионатының эшлекле программасы вакытында инвалидлыгы булган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларның һөнәри белем сыйфатын күтәрү, аларны эшкә урнаштыру һәм һөнәри юнәлеш бирү турында фикер алышачаклар. Эшлекле программа чаралары "Амедиа" телевизион студиясендә урында һәм дистанцион форматта узачак, аларга спикерлар тоташачак.